Очрашу (Эфир от 28.05.2020)
27 майда ТАССРның оешуына 100 ел. Әлеге датага багышлап Казанда Дәүләт Советында утырыш узды.
Шәһзада Әхмәт улы Гәреев Удмуртиянең Можга районы Пычас авылында яшәгән. 1941 елда Ижау шәһәреннән фронтка киткән. 1943 елда Ленинград төбәгендә вафат булган. “Долг” оешмасы эзтабарлары аның медальонын тапкан. Туганнарын эзли#РадиоРоссииУдмуртия