Очрашу (Эфир от 12.03.2020)
Ижау шәһәренең “Спартак” иҗат йорты халкыбызны төрле чараларга җыю урыны. Шундый чараларның берсе “ТатарБазарфест” проекты нигезендә әзерләнгән иде. Аны Удмуртия татарларынын милли-мәдәни автономиясе оештырды. Иң мөһиме - фойеда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы “Килен чәе” йоласын күрсәтте. Тәмле чәй белән сыйлады. Залда ТР һәм УР 100 еллыгы уңаеннан бик матур концерт булды. Анда республикада танылган коллективлар чыгыш ясады. шул ук көнне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау җыелышы да булды. Халык бертавыштан Рәмзия Габбасованы кабат автономиянең рәисе итеп сайлады#РадиоРоссииУдмуртия