Очрашу (Эфир от 05.03.2020)
Ел саен Татарстаннан татар язучылары, шагыйрьләре Удмуртиядә уздырылган чараларда катнаша. Агымдагы елда шушындый очрашуны Удмуртиянең милли-мәдәни автономиясе оештырды. Халыкара туган тел көненә багышланган очрашулар Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге гимназиясендә һәм 12нче мәктәптә узды. Укучылар алдында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм танылган язучы Вахит Имамов, шагыйрь Ләбиб Лерон, Удмуртиядә яшәп иҗат итүче Гөлфия Исхакова, Гыймран Сафин, Эльмира Нигъмәтҗан, милли оешма вәкилләре катнашты#РадиоРоссииУдмуртии